

Анда фасад һәм түбә тәртипкә китереләчәк, эчке инженер һәм электр челтәрләре яңартылачак, янгын турында хәбәр итү системасын модернизацияләячәкләр һәм биналарда эчке эшләр башкарачаклар. Шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
Шуның белән бергә Агыйделдә тагын бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә ремонт ясыйлар. Сүз 5нче санлы балалар бакчасы турында бара. Бу эшләр исә тәрбияләнүчеләр өчен уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әйткәндәй, «Гаилә» милли проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә торган «Пушкин картасы» программасы үз эшен дәвам итә. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча былтырдан гамәлгә ашырыла.
Фото: Ишембай районы башлыгы Азат Ишемгуловның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән.