

Ремонт эшләре 69 юл объектында планлаштырылган. Аерым алганда, төбәктә Илеш районында Шаран — Яңа Балтач — Андреевка юлының 2 чакрымын һәм Архангель районында Уфа — Инзәр — Белорецк юнәлешенең 5 чакрымын тәртипкә китерделәр инде.
«Юл төзүчеләр Русиянең терәк челтәренә керүче, федераль трассаларга чыгуны тәэмин итүче, зур булмаган авылларны төбәк башкаласы Уфа белән бәйләүче юнәлешләргә аерым игътибар бирәләр. Агымдагы елда 170 чакрымнан артык шундый юл ремонтланачак», — дип шәрехләде Виктор Жульков.
«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максаты — торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, хәрәкәт составын яңарту исәбенә җәмәгать транспортының уңайлы маршрутлары санын арттыру. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча узган елдан гамәлгә ашырыла.
Фото: «Башинформ».