

Мәчетле районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләделәр.
Бәйрәм чарасы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Гаилә” милли проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Аның төп максаты традицияләрне саклап, арттырып торучы, яшь буын өчен әхлакый юнәлеш булып хезмәт итүче ныклы гаиләләрнең казанышларын таныту булды.
60 ел бергә гомер кичерүче Александр Лаврентьевич һәм Вера Александровна Власовцылар мактаулы бүләккә лаек булдылар. Аларга гаилә институтын ныгытуга керткән өлешләре өчен аерым хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Аларның тормыш юлы – мәхәббәт һәм үзара хөрмәтнең гаилә бәхетенең нигезе икәнлегенә ачык мисал: бергә эшләгәннәр, йорт төзегәннәр, дүрт бала үстергәннәр, ә бүген җиде оныкларын һәм бер оныкчыкларын шатланып каршы алалар.
Шулай ук бу көнне алтын туйларын билгеләп үткән парларны да котладылар.
“Сезнең гаиләләр – ярты гасыр бергә яшәү генә түгел, ә хәстәрлек, сабырлык һәм үзара ихтирамның тулы бер елъязмасы. Сез – районыбызның горурлыгы һәм яшьләр өчен үрнәк. Чын мәхәббәт – ул көндәлек хезмәт һәм бер-береңә чиксез тугрылык”, – диде Мәчетле районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Вадим Садыйков.