Магнитогорск-Ира юлында ремонт башланды

Ремонт «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла.

Магнитогорск-Ира юлында ремонт башландыМагнитогорск-Ира юлында ремонт башланды
Магнитогорск-Ира юлында ремонт башланды

Башкортстанда Сибайны урап узу юлында Магнитогорск-Ира трассасын ремонтлау башланды. Эшләр 3,7 километр озынлыктагы участокта башланды.

Подрядчы ресайклинг ысулы белән юл нигезен ныгыта, аннары ике катлам асфальт-бетон сала, юл кырыйларын тыгызлый һәм билгеләр ясый. Башкортстанның транспорт министры Любовь Минакова билгеләп үткәнчә, трасса республиканың биш районын тоташтырып, илнең терәк челтәренә керә. Ремонт Баймак белән Сибай арасындагы иң кыска маршрут буенча уңайлы йөрүне тәэмин итә. Обход эшләрен 2026 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар. Барлыгы 10 км га якын Магнитогорск — Ира юлы норматив хәлгә китереләчәк. Ремонт «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас