Управдомнар җыелды

Управдомнар җыелдыУправдомнар җыелды
Управдомнар җыелды

 Кушнаренко районында РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән  «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында торак-коммуналь хуҗалык һәм күпфатирлы йортлар өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган «Управдом» муниципаль форумы уздырылды. Халык, профильле ведомство вәкилләре белән бергә 2026-2027 елларга җылыту сезонына әзерлек, КФЙ түбәләрен капиталь ремонтлау сроклары һәм күләмнәре, шулай ук Кушнаренко районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү проблемалары турында фикер алыштылар. Халык активлык күрсәтте, сораулар бирде һәм тәкъдимнәр кертте — нәкъ менә шундый тере аралашу форматы кискен проблемаларны вакытында ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын эзләргә, шулай ук һәр тема буенча мөһим аспектларны аңлатырга ярдәм итә. "Вакыт тапкан һәм «Управдом»да катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Бергәләп кенә районыбызда тормышны уңайлырак һәм куркынычсызрак итәчәкбез!", - диде район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас