

Олыкүл - Кабак - Суык Чишмә автомобиль юлында Караелга елгасы аша күперне реконструкцияләү «Яшәү өчен инфраструктура»милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Объектның әһәмиятен күпер авария хәлендә дип танылган һәм йөрү өчен ябык булган 2024 елдан килгән мөрәҗәгатьләр саны билгели. Юл республика әһәмиятенә ия һәм ике муниципалитетны, шулай ук 3 авыл җирлеген үзара тоташтыра, монда трафик югары — тәүлегенә 2 меңнән артык автомобиль. Халык эшкә нәкъ менә шушы маршрут буенча килә. Былтыр авыл халкына күперне таш түшәлгән юлдан урап чыгарга туры килгән. Һәм, менә ниһаять, 2026 елда объектка подряд оешмасы килеп җитте. Хәзер ул свайлы фундамент төзү эшләрен башкара. Барлык эшләр дә ел ахырына тәмамланырга тиеш. Кармаскалылылар моны зур түземсезлек белән көтә.
Кырмыскалы район хакимияте сайтыннан.