“Үзебезнең нәсел”

Башкортстанда мөгезле эре терлекнең токымчылык базасын булдырачаклар.

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

Бүген республикада 56 токымчылык хуҗалыгы эшли. Сөт җитештерүнең яртысы аларга туры килә. Ел башында нәселле сыерлар саны 37,4 меңнән артык булган, бу – барлык сыерларның өчтән бер өлеше.

Хәзер Башкортстанда мөгезле эре терлекнең токымчылык базасын булдырачаклар. “Сөт бирүче мөгезле эре терлекләрнең геном селекциясе” республика программасы кысаларында тугыз токымчылык хуҗалыгында 8,5 мең баштан артык малда сынау үткәрелде”, – ди авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Аның сүзләренчә, бу эшкә дәүләт ярдәм итә, ул чыгымнарның 90 процентын каплый. Узган ел субсидияләрнең гомум суммасы 18 миллион сум булган, быел тагын 16 миллион сум көтелә. Федераль бюджеттан да ярдәм бар, ди министр.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән "Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү" милли проекты кысаларында 2025 елда токымчылык предприятиеләренә геном тикшеренүләргә чыгымнарның 70 процентка кадәрен кайтарганнар. Ягъни 2,5 мең башка 7 миллион сум күләмендә кайтарылган. 2026 елга 8,5 миллион сум каралган.

“Бу – бик мөһим эш. Тармак югары продуктивлы терлекләргә мохтаҗ эре индустриаль ферма форматына күчә”, – дип аңлатты Илшат Илдус улы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас