Җиңүчеләрне яңару көтә

Башкортстанның кайсы шәһәрләре федераль акчага төзекләндерелә ала?

Җиңүчеләрне яңару көтәҖиңүчеләрне яңару көтә
Җиңүчеләрне яңару көтә

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ил Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының XI Бөтенрусия конкурсына нинди шәһәрләр һәм бистәләр проектлары узуын хәбәр иттеләр.

   Конкурска республиканың 12 шәһәре һәм район үзәге гариза биргән. Нәтиҗәләр августта билгеле булачак.

 

   Сигез территория беренче мәртәбә катнаша: Нефтекама, Стәрлетамак, Мәләүез, Күмертау, Благовещенск, Малаяз, Югары Тәтешле һәм Николо-Березовка район үзәкләре. Тагын дүрт шәһәр проектларны кабат тәкъдим итте – экспертлар киңәшләрен исәпкә алып эшләп бетергәннән соң көчәйтелгән концепцияләр белән.

   Проектлары җиңгән очракта, алар федераль бюджеттан 1 млрд сум алачак, ә республика аларны гамәлгә ашыруга 500 млн сум өстәргә тиеш булачак.

   Бу конкурста Башкортстаннан 39 проект җиңеп, 3,3 млрд сумлык финанслау алган инде.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас