

Сибай шәһәреннән шәхси эшкуар Савелий Иванов Le Biscuit кондитер цехы эшен уңышлы алып бара. Башкортстан микрокредит компаниясендә рәсмиләштерелгән 2 млн сум күләмендәге ташламалы микрозайм цехның өзлексез эшләвен тәэмин итә.
Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында күрсәтелде.
- Без республика эшкуарларына аларның проектларын гамәлгә ашыру өчен, микрокредит ярдәмен дә кертеп, киң спектрлы инструментлар тәкъдим итә алуыбызга шатбыз. Республика хөкүмәте безнең төбәктә бизнесны башлап җибәрү һәм алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру өчен бар көчен куя, — дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Ивановларның гаилә бизнесын башлауларына инде 15 елдан артык. Савелий үзе - икенче буын пешекчесе, кондитер эшенә кызыксынуын ул балачактан ук күрсәткән,бу әти-әниләрен аңа идарәне тапшырырга мәҗбүр иткән.
- Мин оптимистик рухта һәм үз алдыма бизнесны саклап калу һәм аны үстерүне дәвам итү максатын куям. Без продукцияне Сибай һәм Магнитогорск шәһәрләренә илтәбез һәм еллык керемне 13-14 млн сум дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштырабыз, — дип сөйләде экуар Савелий Иванов.
Чыганак: Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы.