Яшәгән урыннарыбыз таза булсын

Акция нәтиҗәсендә барлыгы 30 капчык каты коммуналь калдыклар җыйганнар.

Яшәгән урыннарыбыз таза булсынЯшәгән урыннарыбыз таза булсын
Яшәгән урыннарыбыз таза булсын
«Экологик иминлек» милли проекты һәм «Русия суы» бөтенрусия акциясе кысаларында «Октябрьск шәһәре аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешма хезмәткәрләре Мулла карьерлары территориясен җыештыру буенча экологик акция оештырдылар.
Башкортстан табигатьтән файдалану һәм Экология министрлыгы волонтерларга кирәкле кораллар: чүп-чар җыю өчен капчыклар һәм перчаткалар бирде. Акция нәтиҗәсендә барлыгы 30 капчык каты коммуналь калдыклар җыелды.
Чарада катнашучы тугыз яшьлек Слава Зеленский аерым игътибарга лаек. Аның актив катнашуы һәм шәхси өлеше яшьтән үк экологик культура һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә.
 
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас