Авылда – заманча сәнгать мәктәбе

Анда тавыш яздыру студиясе дә булачак. 

Артем Ковшов | MахАртем Ковшов | Mах
Фото:Артем Ковшов | Mах

Башкортстан авылында тавыш яздыру студиясе булган балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк.

Тәүлегенә 100 укучыга исәпләнгән белем бирү учреждениесен Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында төзиләр. Бу хакта Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Артем Ковшов хәбәр итте.

Өч катлы бинада хореография белән шөгыльләнү өчен заллар, эстрада белән концерт мәйданчыгы, гамәли сәнгать, компьютер һәм майлы рәсем сәнгате класслары булачак. Шулай ук тавыш яздыру студиясе, китапханә, индивидуаль һәм төркемләп укыту кабинетлары урнашачак. Моннан тыш, булачак мәктәптә медпункт, укытучылар бүлмәсе, музыка коралларын саклау бүлмәсе, ата-аналар өчен көтү зоналары һәм гардероблар булачак.

Артем Ковшов сүзләренчә, төзелешне 2027 елда тәмамлау күзаллана.

Әйткәндәй, эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Гаилә” милли проекты буенча алып барыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас