

Урманнар — кешелек дөньясының иң зур байлыкларның берсе. Алар Җир йөзендәге һәр тере җанны туендыра, җил-салкыннан, кояш эссесеннән ышыклый, сулар һаваларыбызны тазарта, гүзәллеге белән күзләрне иркәли. Урманнардан башка яшәешебезне берничек тә күз алдына китереп булмый. Бер сүздә, алар - безнең яшел калканнарыбыз. Шуңа да урманнарыбызны күз карасыдай саклау — изге бурычыбыз.
Бурычлар
Урманнар - дөнья күләмендә җитди сак астында, шулай булмаганда, инде күптән югалу куркынычы астында калган булырлар иде. Аларны яклау буенча илебездә "Урманнарны саклау" федераль проекты уңышлы эшли.
Урманнарны саклау эшендә Башкортстанда елдан-ел зур бурычлар башкарыла. Саклаудан тыш, аларны яшәртү, ишәйтү өстендә көйле һәм планга ярашлы эшләр алып барыла. Менә быел да республика урманчылары кар эрү белән урманнарны яшәртү эшләренә тотынды. Чөнки алар каршында һәр елдагыча җитди бурычлар тора.
Үткән, 2025 елда Башкортстан урманчылары каршыларына куелган максатлы бурычларын: киселгән һәм һәлак булган агач мәйданнарында яңа үсентеләр утырту; янгыннарны булдырмауга каршы көрәшне уңышлы башкарган.
Урманнарыбызны саклау буенча федераль проект күрсәткечләренә ирешү өчен төп 6 чараны тормышка ашыру планлаштырылган. Шуларның икесе 2025 елда гамәлгә ашырылган, калган ике чарага урманчылар быел тотыначак. Ә 2027 һәм 2030 елларга берәр бурыч туры килә.
Былтыр республика урманчылары, яңартылган төбәк проектын тормышка ашыруның беренче елына йомгак ясап, каршыларына куелган бурычны тулысынча үтәгән. Алар 14,1 мең гектарда урман яшәртү эшләре алып барган һәм алларына куелган планнарын 106,3 процентка арттырып үтәгән.
Былтыр, ягъни 2025 елда, урманны компенсацион тергезү эшләре дә уңышлы барган. Бу вакыт эчендә 828 гектар урман үсентесенә нигез салынган.
Урманны тергезү һәм арытаба сәламәт үсентеләрне формалаштыру утыртылган яшь агачларны тәрбияләү буенча үткәрелгән эшләрнең сыйфатына турыдан-туры бәйле. Былтыр агротехник эшләр барлыгы 38 мең гектарда үткән. Бу чараларга, бөтен җаваплылык чараларын саклап һәм кабул итеп, быел да зур игътибар бүленәчәк һәм аерым контрольдә тотылачак.
2025 елда орлык уңышын туплауга да зур игътибар бүленгән. 3 мең тоннадан артык запас әзерләнгән! Арендага тапшырылмаган урман участокларында тергезү эшләре үткәрелгән, эшләр 5447 гектар мәйданда барган. Бу планга салынган күләм тулысынча үтәлгән дигән сүз.
Янгыннарга каршы көрәш
Төп эш юнәлешләренең берсе — урман янгыннары куркынычына каршы чаралар кабул итү һәм янгыннарны сүндерү.
2025 елда республика урман фонды территориясендә янгын чыгу куркынычы 216 көн дәвам иткән. Бу вакыт эчендә 76 гектар мәйданда 20 янгын очрагы теркәлгән. Урман янгыннарын сүндерү оперативлыгы 100% тәшкил иткән һәм янгыннарны беренче тәүлектә үк сүндерүгә ирешкәннәр. Шунысын да билгелик: Русия президенты һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан төбәк өчен билгеләнгән урман янгыннары таралу мәйданнарын 44 тапкырга киметүгә ирешелгән.
Янгын куркынычы чорында космик, авиацион һәм җир өстеннән күзәтүләр алып барылган, урман янгыннарын кисәтү һәм таралуга каршы чаралар комплексы үтәлгән. Урман янгыннары таралмасын өчен 12 мең километр янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм яңартылган. Бу исә утның торак пунктларына һәм икътисад объектларына күчү куркынычын булдырмый калган.
Күзәтү эшләре көчәйтелгән
Шулай ук былтыр урманнарны видео аша күзәтү эше көчәйтелгән. Бүгенге көндә «Урман сагы» мониторингы системасы 22 камерадан тора. Алар республика урман фондының 2 млн. гектарын, ягъни 40 процент мәйданын колачлый. Республика урманнарында камералар урнаштыру эшләре агымдагы елда да дәвам иттереләчәк.
Белешмә: Әбҗәлил —1, Баймак —1, Белорет —7, Благовещенск —1, Бөрҗән —2, Зианчура —2,Күгәрчен —1, Учалы — 3, Хәйбулла — 1, шулай ук федераль әһәмияттәге (Мәләвез, Күгәрчен) районнарында 3 камера урнаштырылган.
Республика территориясендә урманнарны саклау һәм яклау буенча системалы эшләр алып бару белән берәттән, санитар-сәламәтләндерү эшләре, зарарлы организмнарны юк итү буенча чаралар үткәрелә.
2025 елда урманнар һәм үсентеләр торышын тикшерү эшләре 9,7 мең гектарда, ягъни планның 107 проценты, башкарылган. 3190 гектарда санитар-тазарту эшләре алып барылган.
Урман законын бозган өчен…
2025 елда урманнарны саклау кысаларында инспекторлар урман фонды территорияләрендә 24 меңнән артык патруль үткәргән. Шулай ук гомум вакыты 95 көнгә сузылган 3 ведомствоара оператив-профилактик операция оештырылган. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә урман законын бозуның 676 очрагы ачыкланган. Шуларның 369-ы — 6 мең куб. м. күләмендә законсыз агач кисү очраклары. Бу 2024 елга караганда 14 процентка азрак. Әйтергә кирәк, агачларны законсыз кисү очракларының иң күбесе Бөрҗән һәм Белорет урман хуҗалыкларында булган.
Урманнарны законсыз кисүгә каршы көрәштә космик аппаратлар ярдәмендә күзәтүләр алып бару үзенең нәтиҗәлеген күрсәткән. Федераль Урман хуҗалыгы агентлыгы белән системалы эш алып бару нәтиҗәсендә быел 100 процент территорияне колачлауга ирешелгән. Әгәр 2018 елда нибары 6 процент күзәтү астында булган булса, былтыр бу күрсәткеч республика урманнарында 94 процентка кадәр җиткерелгән, быел исә 5,7 млн. урман фондын тулысынча күзәтү тәэмин ителгән.
Космик мониторинглау — урман хуҗалыгы инспекторлары арсеналында бәяләп беткесез файдалы корал. Әлеге система ярдәмендә былтыр урман законын бозуларның 71 очрагы ачыкланган.
Урман законын бозуга бәйле һәм хәвеф-хәтәрләрне киметү һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын күтәрү максатында инспектор составының патруль автомобильләре паркын тулыландыру эшләре дәвам итә. Моңа кадәр гомум 27 млн. сумга 40 урман патруле техникасы һәм корылмасы сатып алынган. Финанслау «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы чикләрендә федераль бюджет исәбенә гамәлгә ашырылган.
Урманнарны саклауның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен заманча технологияләрне актив кертү эшләре дәвам итә. Мәсәлән, 2025 елда «Пилотсыз авиация системалары» милли проектының «Илебездә җитештерелгән авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын тормышка ашыру чикләрендә 18 берәмлек «Геоскан 801» комплексы сатып алынган. Экономияләү хисабына 3 берәмлек пилотсыз очу аппараты алынган.
Урманнарны файдалану
Республика территориясендә урманнарны файдалануның Урман кодексында каралган күп төрләре кулланыла. 2025 елда урман участокларын арендалау буенча 2343 килешү төзелгән. Бу 1,6 млн. гектар дигән сүз һәм ул гомум урман фонды мәйданының 28 процентын тәшкил иткән.
Урманны файдалануның төп төре — агач әзерләү. Бу җәһәттән 4 млн. куб. м. агач әзерләүгә 234 килешү төзелгән. 2025 елда максималь 10,6 млн. куб. м. күләмдә агач кисү рөхсәт ителгән. Республика буенча 2,5 млн. куб. м. агач әзерләнгән һәм ул 2024 дәрәҗәсендә булган. Әйтергә кирәк, гомум ил буенча агач әзерләү эшләре күләме кими. Соңгы бәяләүләргә ярашлы 10 процентка кимегән.
Моннан тыш, урман участоклары башка төр эшчәнлек алып бару өчен дә бүлеп бирелгән. Алар: рекреация (сәламәтләндерү комплексы чаралары), авыл хуҗалыгы, аучылык һ.б.-лар. Шул ук вакытта рекреацион эшчәнлек урман файдалануның популяр төренә әверелә бара. Файдалануның бу төре буенча иң күп аренда килешүе төзелгән.
Акча чыганакларын җәлеп итүгә килгәндә, 2025 елда федераль бюджеттан максатлы ярдәмнең гомум суммасы 796 млн. сум тәшкил иткән. Агымдагы елда исә «Рослесхоз» белән нәтиҗәле эшчәнлек аркасында федераль бюджеттан 895 млн. сум җәлеп ителгән. Шул исәптә «Урманнарны саклау» федераль проекты чараларын тормышка ашыру өчен 278 млн. сум алынган. Шунысы игътибарга лаек, федераль проект кысаларында бүленгән акча чыганаклары күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында — беренче, ә Русия Федерациясендә икенче урында тора.
Экологик башлангычларның уңышы
Һәр ел саен язгы чорда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе үткәрелә. 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә акция чаралары бу истәлекле көнне мәңгеләштерүгә багышланды. Моннан тыш, республикада игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы»на багышлап агач утырту эшләре барды. Дүрт муниципалитетта истәлекле символика белән географик объектлар — геоглифлар булдыру зур казанышка әверелгән. «Хәтер бакчасы» проекты чикләрендә 470 гектарда 1,8 миллионнан артык яшь агач үсентеләре утыртылган. Акциядә катнашучылар саны 157 мең кешедән артып киткән. Республика урманчыларының эшләре федераль дәрәҗәдә югары бәяләнгән. Башкортстан бу акцияне үткәрү буенча илдә лидерларның берсе булган һәм биредә утыртылган агачлар, катнашучылар саны исәпкә алынган.
Быелгы бурычлар
Урман тармагы хезмәтчәннәре быел да каршыларына зур бурычлар куйган. «Урманнарны саклау» федераль проекты бурычларын үтәүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Елына 1,2 млн. данә яшь агач үсентесен үстерү мөмкинлеге белән технологик корылмалар белән җиһазландырылган заманча теплица комплексы төзү планлаштырылган.
Урманнарны янгыннардан саклау буенча чаралар комплексын башкару өчен «Лесохранитель» видеомониторинглау камералары белән янгынга каршы махус техника сатып алу күзаллана.
2026 елда «Урманнарны саклау» федераль проекты күрсәткечләренә ярашлы, урманчылар каршында урманнарны кисү һәм тергезү балансына җиткерү бурычы тора. Бу мәсьәләдә 14 мең гектарда, ягъни103 процент күләмендә, тергезү эшләре башкару күзаллана.
Фото: photocentra.ru