

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының төп юнәлешләреннән берсе – тармакка яшь белгечләрне актив җәлеп итү, югары уку йортлары һәм эш бирүчеләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру.
Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты студентлары «Уфа ит-консерва комбинатында»җитештерү һәм диплом алды практикасын уңышлы тәмамладылар. Предприятиедә «терлекләрдән алынган азык-төлек продуктлары», «Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе», «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» һәм «Финанс» белгечлекләре буенча 24 кеше һөнәри тәҗрибә алды. Киләчәктә алар эшкә урнашу өчен кандидатлар буларак каралачак.
Фото: apkrb.info