Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту мөһим

Персоналның сәламәтлегенә аерым игътибар кирәк.

Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту мөһимХезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту мөһим
Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту мөһим

Республикабызның Караидел районында «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты һәм корпоратив сәламәтлек программасы максатлары нигезендә хакимият хезмәткәрләре комплекслы медицина тикшерүе узды. Персоналга уңайлы булсын өчен мобиль фельдшер-акушерлык пункты булдырылды, анда иртәнге анализлар тапшырырга, терапевт консультациясен алырга һәм электрокардиография узарга мөмкин иде. Тар белгечләрне район үзәк дәваханәсе базасында тикшергәннәр.
Авыруларны профилактикалауга һәм иртә ачыклауга юнәлдерелгән бу программа хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуда мөһим адым. Нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итү өчен персоналның сәламәтлегенә аерым игътибар кирәк.
Мондый инициативалар сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт культурасын формалаштырырга ярдәм итә, хезмәткәрләрне үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә этәрә.
- Хезмәткәрләребезнең сәламәтлеге турында кайгырту - социаль программа гына түгел,ә эшебезнең нәтиҗәлелегенә инвестиция. Без һәр хезмәткәр үзен ышанычлы хис итәрлек һәм тиз арада хәле турында кайгыртырлык шартлар тудырырга омтылабыз, - ди Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин.

Чыганак: Караидел районы хакимияте. 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас