Кош-корт ите экспорты артуы күзәтелә

Башкортстан Республикасында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында кош-корт итеннән 15,2 тонна казылык эшләнмәләре партиясе әзерләнде.

Кош-корт ите экспорты артуы күзәтеләКош-корт ите экспорты артуы күзәтелә
Кош-корт ите экспорты артуы күзәтелә

Благовещен шәһәрендәге «Черкизово» кошчылык предприятиесе җитештергән продукция Әзербайҗан Республикасына җибәреләчәк. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча продукциянең импортер илнең ветеринария һәм санитария таләпләренә тулысынча туры килүе ачыкланган. Россельхознадзорның республика буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, казылык эшләнмәләрендә антибиотиклар, генетик модификацияләнгән организмнар, шулай ук башка төр хайваннарның геннары эзләре табылмаган. Экспортка чыгарыла торган партиягә «Ecert» электрон системасында ветеринария сертификаты рәсмиләштерелгән.

Агымдагы ел башыннан бу Башкортстан Республикасыннан Әзербайҗанга кош итеннән ясалган колбаса продукциясен икенче тапкыр китерү. Төяп озатылган продукциянең гомуми күләме 29 тоннага якын.

Фото: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы. 

 

Кош-корт ите экспорты артуы күзәтелә
Кош-корт ите экспорты артуы күзәтелә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас