“Сәламәтлек поезды” – авыл халкы өчен чын бәйрәм”

Стәрлетамак районында “Сәламәтлек поезды” эшли башлады.

https://vk.com/str.raionhttps://vk.com/str.raion
Фото:https://vk.com/str.raion

Стәрлетамак районының Рощинский авылына “Сәламәтлек поезды” мобиль медицина комплексы килде.

Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Озайлы һәм актив тормыш” милли проектын һәм “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясен гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

“Сәламәтлек поезды” – ерак авылларда яшәүчеләр өчен, район яки республика үзәкләренә бармыйча, тар белгечләрдән консультация алу һәм тиешле тикшеренүләр узу өчен уникаль мөмкинлек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, табибларга күренү өчен алдан язылу таләп ителми. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

“Сәламәтлек поезды” – Рощинский авылы халкы өчен чын бәйрәм! Бездә шәһәргә бармыйча гына тар белгечләрдән сыйфатлы консультация алу һәм тикшерүләр узу мөмкинлеге бар. Вакытында диагностика ясау өчен флюорография һәм маммография булуы аеруча сөендерә. Процесс гади һәм аңлаешлы: чиратка киләсең, документларыңны күрсәтәсең һәм ярдәм аласың. Мондый мөһим инициатива өчен рәхмәт!” – дип уртаклашты авылда яшәүче Гөлнара Әхмәтова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас