Бизнеска чит ил чикләрен узарга ярдәм итәләр

Бу хакта төбәк җитәкчесе сөйләде. 

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
Фото:https://vk.com/radiyhabirov

Башкортстан Башлыгы төбәкнең бизнеска чикләрне узарга ничек ярдәм итүе турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада экспорт бизнесына ярдәм итү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2025 елда төбәкнең 1 145 компаниясе үз продукциясен чит илләрдә саткан. Аларның күбесе – 1 017се – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары.

Радий Хәбиров республиканың “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында эшкуарларга экспорт эшчәнлеген үстерергә ярдәм итүенең ачык мисалын китерде.

“Медовз” компаниясе – бүген башкорт балының иң эре экспортеры. Алар беренче тапкыр халыкара базарга 2015 елда чыктылар, чит илгә 100 килограммлы беренче партияне җибәрделәр. Чагыштыру өчен, бу предприятиенең 2026 елда Сербиягә киткән беренче экспорт партиясе – инде 40,3 тонна. 400 тапкырга күбрәк. Бу уңышта Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге зур роль уйнады. Предприятиегә продукцияне транспортлауга финанслашу бирелде, ышанычлы дистрибьюторлар белән элемтәләр урнаштырырга, чит телдә сайт булдырырга, халыкара маркетплейсларга чыгарга ярдәм иттеләр. Шулай ук команда бушлай укулар узды. Мондый ярдәмне безнең теләсә кайсы предприятие ала ала”, – диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас