СВО катнашучысының гаиләсе яңа фатирлы булачак

СВО катнашучысының гаиләсе яңа фатирлы булачакСВО катнашучысының гаиләсе яңа фатирлы булачак
 СВО катнашучысының гаиләсе яңа фатирлы булачак

Благовещенск шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучысының күп балалы гаиләсе яңа иркен фатирга күченергә әзерләнә. Ярдәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү дәүләт программасы һәм Русия гаиләләре өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Торак» федераль проекты кысаларында күрсәтелде.

«Пограничный» позывнойлы хәрби хезмәткәр 2023 елдан - СВОда. Ул хезмәткә киткәнче йортлы булу хыялы белән яшәгән, әмма планны кичектерергә туры килгән. Бу вакыт эчендә гаилә тагын да зурая — өч кыз тәрбияләүче ир белән хатынның көтеп алынган уллары туа. 2023 елда гаилә торак сатып алу яки йорт йорт төзү өчен социаль түләү программасына кертелгән булган. Күп балалы гаилә статусы һәм гаилә башлыгының махсус хәрби операциядә катнашуы нәтиҗәсендә алар беренче чиратта дәүләт ярдәмен алу хокукына ия булдылар. Агымдагы елның февралендә хәрби хезмәткәрнең хатынына 3,5 миллион сумнан артык сертификат тапшырылган.

Чираттагы ял вакытында ир белән хатын балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен иркен фатир сатып алырга карар иткән. Торак сатып алуда «Семейный трест» оешмасы җитәкчесе һәм «БлагоСтрой» җәмгыяте директоры Алексей Аслямов ярдәм итткән. Ул төзелә торган «Феникс»торак комплексында фатир сатып алырга тәкъдим итткән. Планировка вариантлары белән танышканнан соң бу пар 100 квадрат метр мәйданлы дүрт бүлмәле фатир сайлаганнар. Шул ук вакытта төзүче гаиләгә шактый ташлама биргән, бу кирәкле зурлыкта торак сатып алырга мөмкинлек ачкан. "Хәрби хезмәткәрләребезнең гаиләләренә ярдәм итү — хакимият һәм бизнес органнары өчен мөһим бурыч. Ватанны саклаучылар гаиләләренең иртәгәге көнгә ышаныч һәм кайгыртучанлык хис итүе бик мөһим", - дигән Благовещенск районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова.

Чыганак: Благовещен районы хакимияте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас