

Октябрьдән июньгә кадәр көндезге офлайн-форматта укучылар «Робототехника» юнәлешен бушлай үзләштерәләр. Инде ике модуль төгәлләнгән: VEX IQ платформасында робот техникасы, программалаштыру һәм dobot сәнәгать манипуляторлары белән идарә итү. Май-июнь айларында робототехника өчен инженер системаларын проектлау һәм модельләштерү, робототехниканың мәгариф һәм сәнәгать чишелешләрен гамәлдә куллану юнәлешләре буенча йомгаклау эшләре көтелә.
Мондый мөмкинлекләр Кәпәй-Кобау мәктәбендә ачылуын да билгеләп үтәргә мөһим.
Фото: Бүздәк районы хакимияте.