

«Актив озын гомер мәктәбе» проекты кысаларында Башкортстан Республикасының Бөрҗән районында 65+ сәламәтлек түгәрәгендә катнашучылар походы узды. Проект «Башкорт озын гомерлелеге» төбәк программасы кысаларында, шулай ук «Гаилә»милли проекты максатларына туры китереп тормышка ашырыла.
Ике көнлек походта катнашучылар «Шүлгәнташ» дәүләт тыюлыгында һәм «Шүлгәнташ» музей комплексында булдылар, анда алар Бөрҗән районының табигый һәм мәдәни мирасы белән таныштылар. Тыюлык территориясендә скандинав таякларын кулланып сәламәтләндерү сәфәре оештырылган иде.
ГТО нормативларын тапшыруга уңышлы әзерләнү походның мөһим нәтиҗәсе булды. 65+ сәламәтлек түгәрәгендә катнашучылар актив яшәү рәвеше һәм физик культура белән шөгыльләнүнең теләсә кайсы яшьтә мөмкин булуын расладылар.
"Ял шәп булды! Барысы да гаять зур энергия, яхшы кәеф, яхшы тәэсирләр алды",-диде "Урал " физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Миңнегөл Галиуллина.