Балалар киләчәккә әзерләнә

Бүздәк районы мәктәбендә милли проект ярдәмендә агротехнология сыйныфы барлыкка килде.

Балалар киләчәккә әзерләнәБалалар киләчәккә әзерләнә
Балалар киләчәккә әзерләнә

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында Бүздәкнең беренче санлы урта мәктәбендә агротехнология классы булдырылган иде. Ул уңышлы эшләп килә.

   Агымдагы уку елында балалар өчен агросәнәгать комплексында үсемлек үстерү, терлекчелек нигезләренә һәм заманча технологияләргә багышланган мастер-класслар, тематик лекцияләр, тренинглар һәм эшлекле уеннар уздырылды.

   Гамәли юнәлешле чараларга Бүздәк консерв комбинатында («Пищепром» АҖ филиалы) җитештерүнең технологик линияләре белән танышу, Бүздәк район ветеринария станциясендә кечкенә операцияләрнең барышын күзәтү һ.б. керә.

   Агрокласс укучылары Уфаның «ЭКСПО» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узган «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсеннән һәм агросәнәгать форумыннан читтә калмадылар. «Агрокласслар: торышы, проблемалары һәм перспективалары» халыкара конференциядә Бүздәк укучысы Самира Кунаккузина «Туган як тарихы. Башкортстанда туризм: маршрутлар төрлелеге» " номинациясендә чыгыш ясады. Ул җиңүче булды һәм «Фәнгә беренче адымнар» конкурсының дипломы белән бүләкләнде.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас