Чакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара

Чакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә күптән көтелгән капиталь ремонт башланды. «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты ярдәмендә мәктәп заманча стандартларга туры китерелә.

Чакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт бараЧакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара
Чакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара

Бүгенге көндә идәннәр демонтажланган, стена һәм түшәмнәр штукатурланган. Тиздән түшәмнәр урнаштыру башланачак. Уку йортының спорт зонасына аерым игътибар бирелә. Спорт залының стеналары җентекләп тигезләнде, электр үткәргечләре алыштырылды. Ремонт шулай ук технология кабинетына да кагылды, анда да дәресләр өчен уңайлы шартлар тудыру өчен стеналар яңа төс ала.

Параллель рәвештә санитария бүлмәләрендә һәм баскыч мәйданчыкларында диварларны һәм идәннәрне демонтажлау бара. Мәктәптә шулайук яңа уку кабинетлары барлыкка киләчәк.

Фото: Чакмагыш районы хакимияте.

Чакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара
Чакмагыш районының Юмаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас