Борайлылар, афәрин!

Борай районы спортчылары грэпплинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә бронза медальләр яуладылар

Борайлылар, афәрин!Борайлылар, афәрин!
Борайлылар, афәрин!

  «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры китереп, Борай районы спортчылары Уфа шәһәренең көрәш сараенда узган Идел буе федераль округының грэпплинг һәм грэпплинг-ги Спорт көрәше буенча Беренчелегендә катнаштылар.

Ярышларда Идел буе федераль округының 75 клубыннан һәм 12 төбәгеннән 566 спортчы катнашты. Борай районы тренеры Мамедов Артем Октайевичның бронза медаль яулаган укучылары лаеклы чыгыш ясады:

Рәхимова Русалина - 14-15 яшьлекләр категориясе,

48 кг га кадәр авырлык категориясе;

Хөснуллина Элина-16-17 яшьлекләр категориясе,

49 кг га кадәр авырлык категориясе.

"Спортчы кызларны һәм аларның тренерларын лаеклы нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр телибез!", — диделәр Борай районы хакимиятендә.

Чыганак: Борай районы хакимияте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас