Бишбүләк дәваханәсе яңа җиһазлы булды

«Гаилә» милли проекты кысаларында Бишбүләк үзәк район хастаханәсе заманча медицина җиһазлары алды.

Бишбүләк дәваханәсе яңа җиһазлы булдыБишбүләк дәваханәсе яңа җиһазлы булды
Бишбүләк дәваханәсе яңа җиһазлы булды

Реаниматолог һәм анестезиологның күчереп йөртелә торган карават яны мониторы барлыкка килде. Бу ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә, анестезия үткәргәндә һәм операциядән соңгы чорда пациентларның сәламәтлеген күзәтү һәм контрольдә тоту өчен, шулай ук  урында яткан авыруларны күзәтү өчен күпфункцияле югары технологияле җайланма.

Җайланма пациентларга вакытында ярдәм күрсәтергә һәм сыйфатлы дәвалауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

- Мондый заманча аппаратның барлыкка килүе - безнең бөтен хастаханә өчензур шатлык. Хәзер табибларга  пациентның торышы турында максималь төгәл мәгълүмат алу мөмкинлеге бар, бу тиз һәм дөрес карарлар кабул итү өчен бик мөһим. Без элегрәк ашыгыч, терминаль халәтләр үсеше хәвефен ачыклый алачакбыз, кискен ситуацияләрдә нәтиҗәлерәк ярдәм күрсәтә алачакбыз һәм, әлбәттә, иң авыр вакытларны  да тынычрак үткәрә алачакбыз. Безнең өчен бу яңа җиһаз гына түгел, ә районда хирургик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм гомерләрне саклап калу өчен чын корал, - дип билгеләп үтте Бишбүләк үзәк район дәваханәсенең баш табибы Марат Абдуллин.

Чыганак: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас