Русия хакимияте «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын 2030 елга кадәр озайтырга карар кылды. Башкортстанга бу программаны тормышка ашыру өчен 2026 елда 1,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның 992 миллионы - федераль бюджеттан. Бу хакта хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтте.
Быел 30 меңнән артык халкы булган иң эре Иглин район үзәгендә поликлиника төзи башлау планлаштырыла. Яңа поликлиниканы ачу 2028 елга билгеләнгән. 2026 елда Октябрьск шәһәр дәваханәсенең балалар стационарын, Исәнгул үзәк район дәваханәсе стационарын капиталь ремонтлау һәм башка районнарда сигез модульле фельдшер - акушерлык пункты урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук быел 100 берәмлек медицина җиһазы сатып алу планлаштырыла.
Министр билгеләвенчә, 2025 елда төбәктә илкүләм проект кысаларында алты поликлиника төзелгән, тугыз дәваханәгә капиталь ремонт ясалган, ФАП, табиб амбулаторияләре һәм офислары өчен 137 модуль урнаштырылган, 5 меңгә якын медицина аппараты һәм 99 санитария машинасы сатып алынган.
"Башинформ" буенча.