Башкортстанның бер шәһәрендә икмәк музее ачылды

Республикада мондый музей юк иде әле. 

https://ufa.aif.ruhttps://ufa.aif.ru
Фото:https://ufa.aif.ru

Бәләбәй шәһәрендә “Безнең йорт” арт-этнокиңлеге ачылган. Аның төп юнәлеше – икмәк пешерү.

 Яңа мәдәни урын икмәк тарихы интерактив музеен, һөнәрче остаханәсен һәм милли тантаналар өчен мәйданчыкны берләштерә, дип хәбәр итәләр Башкортстан Башлыгы хакимиятеннән.

Проектның инициаторлары – җирле эшкуарлар Диләрә һәм Азат Бәшәровлар. Алар бу киңлекне үзләренең икмәк пешерү цехы базасында булдырганнар. Эшкуарлар колмак ачыткысының оригиналь рецептурасына нигезләнгән үз франшизасын һәм брендын төбәктә беренче булып кулланган.

Әйткәндәй, әлеге креатив киңлек “Минем бизнес” үзәгенең дәүләт ярдәме белән ачылган. Башкортстанда “Минем бизнес”ның 13 муниципалитетта, шул исәптән Бәләбәйдә филиалы бар. Алар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты буенча эшлиләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас