Стәрлетамакта аллея яңартачаклар

   Аны Русия Президенты В. Путин кушуы буенча  эшләнгән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» милли проекты кысаларында шәһәр халкы өчен уңайлы ял урыны итеп төзекләндермәкчеләр.

Стәрлетамакта аллеяны яңартачакларСтәрлетамакта аллеяны яңартачаклар
Стәрлетамакта аллеяны яңартачаклар

Элеватор урамындагы 100 һәм 110 нчы йортлар тирәсендә бу чорда эшләр кызу бара. Эшчеләр җәяүлеләр сукмагы өчен нигез һәм яктырткычлар әзерләгәннәр, бордюрлар куйганнар. «ТриадаСтрой» ҖЧҖ Дәүләт контрактын 17 миллион сумга откан.

   Территориянең иминлеге өчен биредә видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Юллардан тыш ял итү зонасы һәм балалар мәйданчыгы булдыру планлаштырыла. “Бу кварталда уңайлы ял итү зонасы бик кирәк иде”,- диләр Стәрлетамак администрациясендә.

ФОТО: БР ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК МИНИСТРЛЫГЫ

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас