Кайсы район сөт җитештерүдә алдынгы?

Агымдагы елның 5 маена төбәктә 266,3 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 6,8 мең тоннага артык. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проекты бурычларына туры килә.

Кайсы район сөт җитештерүдә алдынгы?Кайсы район сөт җитештерүдә алдынгы?
Кайсы район сөт җитештерүдә алдынгы?

Агымдагы елның 5 маена төбәктә 266,3 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 6,8 мең тоннага артык. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проекты бурычларына туры килә.

Гомуми күләмгә тәүлек җитештерү 100 тоннадан артып киткән җиде муниципаль район хуҗалыгы үз өлешен кертә. Иң алдынгы урыннарны Чакмагыш һәм Авыргазы районнары алып тора, аларда тәүлеккә 250 һәм 230 тонна сөт җитештерелә. Топ-7гә шулай ук Илеш, Стәрлетамак, Дүртөйле, Мәләвез һәм Ярмәкәй районнары керә. Бу муниципалитетларга елның беренче дүрт аенда республикада җитештерелгән сөт күләменең яртысыннан артыгы туры килә.

- Заманча сөт фермалары - югары савым гына түгел, терлекләрне тоту өчен яхшы шартлар һәм лаеклы хезмәт шартлары да ул. Мондый фермаларның киләчәге бар, - ди БР Хөкүмәте Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас