+17 °С
Дождь


Уфадан эшмәкәр Лионель Урманцев «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә «Бизнес-Уңыш» милли премиясе җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы апрельдә Мәскәүдә узды. Югары бүләккә ул «Герой юлы» иммерсив спектакле проекты өчен лаек булды. Куелыш нигезендә ата-бабалар хәтеренә мөрәҗәгать итү һәм гаилә институтын ныгыту аша традицион кыйммәтләрне саклау идеясе ята. «Бизнес-Уңыш» илкүләм эшкуарлык премиясе «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты ярдәмендә уза.