«Студентлар язы» фестивале гөрли

Җиңүчеләр республика данын яклаячак.  

«Студентлар язы» фестивале гөрли«Студентлар язы» фестивале гөрли
«Студентлар язы» фестивале гөрли

Җиңүчеләр республика данын яклаячак.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның «Торатау» конгресс-холлында узган «Студентлар язы» фестиваленең гала-концертында булды. Масштаблы иҗат кичәсендә республиканың 18 югары уку йорты һәм көллиятеннән 500дән артык яшь артист катнашты.

Төбәк җитәкчесе фестивальдә катнашучыларны котлады, киләчәктә дә иҗатларында һәм укуларында уңышлар теләде, җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Радий Хәбиров Башкортстан яшьләренә һәрвакыт зур хөрмәт белән каравын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, сәхнәдә матур чыгышлар артында зур хезмәт, озак репетицияләр һәм үз өстеңдә алып барылган җитди эш тора, бу уңышлар чын күңелдән соклану хисләре уята.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, төбәктә яшьләрнең хыялларын тормышка ашыру һәм аларның талантларын үстерү өчен шартлар тудырыла. «Студентлар язы» кебек проектлар кешенең күңелендә гомергә кала торган чара, сәләтләрне ачарга ярдәм итә, шуңа күрә фестивальне һичшиксез үстерү дәвам итәчәк. Шулай ук Радий Хәбиров проектта катнашучылар санының ел саен арта баруына игътибар итте. Башкортстанда «Студентлар язы» фестивале «Русия Студентлар язы» программасы кысаларында уза. Региональ этапта җиңүчеләр федераль дәрәҗәдә республика данын яклаячак.

Фото: glavarb.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас