

"Студент язы -2026" фестивале лауреатлары алар!
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында оештырылган "Сәләт" татар музыкаль-шигырь театры (җитәкчесе - М.С.Шәрипов) чираттагы уңышка иреште. Башкаланың Конгресс-холл бинасында оештырылган тантаналы җыелышта татар студентларының театр коллективына ("Җәлил авазы" спектакле өчен) Республика "Студент язы -2026" фестивалендә лауреат дипломы тапшырылды.
Республикабыздагы төрле фестивальләрдә даими рәвештә лауреат исемен яулап торган бу театр труппасына уңышлар телибез.
"Сәләт" театры – Башкортстанда бердәнбер татар яшьләре театры. "Сәләт" театры кабызган утлар сүнмәсен!