

Бәхетле гаиләләрне котлыйбыз!
Башкортстанның бала тудыру йортларының берсендә апрель аенда 24 игезәк бала туган!
Республика клиник Перинаталь үзәгендә апрель аенда 888 бала туган, шуларның 447се-кызлар һәм 441е-малайлар. Нарасыйлар арасында 24 игезәк: 10 пар - малайлар, 8 пар – кызлар. Шулай ук 6 «хан игезе» (кыз + малай) дөньяга килгән.
Хатын-кызлар әни булырга теләсен, сабыйларның гомерен саклап калу, алар күбрәк тусын өчен “Демография” илкүләм проекты нигезенә зур бурычлар куелган. Сабый туу - зур шатлык. Һәр гаилә теләгән кадәр кичерсен аны.
Фото: Ясалма фәһем.