Аны нидә кулланалар икән бу кытайлылар?

Кытай Башкортстаннан карабодай кабыгы сатып ала...

Аны нидә кулланалар икән бу кытайлылар?Аны нидә кулланалар икән бу кытайлылар?
Аны нидә кулланалар икән бу кытайлылар?

Кытай Башкортстаннан карабодай кабыгы сатып ала...

Кытай Башкортстаннан карабодай кабыгын сатып алуны арттыра, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Башкортстанның Дүртөйле районыннан Кытай Халык Республикасына экспортлау өчен әзерләнгән тагын 14 тонна карабодай кабыгынтикшергәннәр. Бу төбәкнең Кытайга озатылган карабодай эшкәртү продукциясенең 2026 ел башыннан икенче партиясе.

Исегезгә төшерәбез, апрель башында Дүртөйле предприятиесе Кытай Халык Республикасына беренче тапкыр 59 тонна карабодай кабыгы озаткан иде.

Ярманы чистартканнан соң калган карабодай бөртекләренең каты тышкы тышчасы үрнәкләре КХР баш таможня идарәсе таләпләре нигезендә Башкортстан сынау лабораториясендә энтомологик һәм гербологик экспертизалар узды. "Тикшерү нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмады, — дип билгеләделәр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

– Продукция импортлаучы ил таләпләренә туры килә һәм экспортка җибәрелгән». Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча республика АПКсына 2030 елга авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә җибәрү күләмен 2021 ел дәрәҗәсенә караганда 1,5-2 мәртәбә арттырырга тиешбез. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча гамәлгә ашырыла.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас