

«Сәламәтлек поездлары» ярдәмендә табиблар республика районнарында 29,3 меңнән артык кабул итү, флюорография, маммография һәм УЗИны да кертеп, 7,8 меңгә якын тикшерү уздырган.
"Табиблар беренче тапкыр пациентларда 1 843 авыру ачыклады, шуларның 649ы — социаль әһәмиятле шикле авыру. 28 пациентта яман шешләр шикләнелә, 540 — артериаль кан басымы күтәрелү белән характерлана торган авырулар, 81 — шикәр диабеты», — диделәр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча үткәрелә һәм «Озайлы һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.