Башкортстан тагын 18 чүп ташу машинасы сатып алачак

Башкортстанда ташламалы лизинг федераль программасы ярдәмендә махсус техника паркын яңарту дәвам итә, дип билгеләп үттеләр БР табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Башкортстан тагын 18 чүп ташу машинасы сатып алачакБашкортстан тагын 18 чүп ташу машинасы сатып алачак
Башкортстан тагын 18 чүп ташу машинасы сатып алачак

"Федераль программага старт бирү идеясен РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Патрушев әйтте, һәм калдыклар белән эш итүнең бөтен системасын яңартуда бу мөһим адым булды, — дип белдерде Нияз Фазылов.

- Башкортстан тотрыклы рәвештә „яшел зона“ дип аталган Русия субъектлары рейтингында федераль штаб каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәкләрнең эшчәнлеген бәяләү өчен куллана торган күрсәткечләр буенча позицияләрен тота».

2026 елда 18 яңа чүп ташу машинасы сатып алу планлаштырыла.

"Кичә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы "Экология Т" оешмасы элек төзелгән лизинг килешүләре буенча ике чүп ташу машинасы алды. Алар Чакмагыш һәм Бүздәк районнарына хезмәт күрсәтәчәк. Паркны яңарту „Экологик иминлек“ милли проектының бер өлеше булып тора. Киләчәктә дә үзебезнең техника паркын яңартуны дәвам итәргә ниятлибез. 2026 елдан 2027 елга кадәр 39 берәмлек махсус техника сатып алырга уйлыйлар. Бу безгә республика халкына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк", - диде Нияз Фазылов.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас