Милли проектлар
28 Апреля , 07:23

Сез мөлкәтегезне ничек саклыйсыз?

Башкортстанда яшәүче 709 меңгә якын кеше кредитларга тыю куйган.  

Башкортстанда яшәүче 709 меңгә якын кеше кредитларга тыю куйган.

 

Мошенниклар  активлашып киткәч, мин дә тиз генә МФЦга барып, шәхсән үземнең рөхсәтемнән башка нинди дә булса финанс операцияләргә тыю куйдырдым.  МФЦларда кешеләрнең күп булуына һич аптырыйсы түгел, көн дә йөзләгән кеше шул мәсьәлә буенча да килә анда. Башкортстанда яшәүче 709 меңгә якын кеше кредитларга тыю куйган. Бу хакта республика Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр. Үз-үзеңне тыюны дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә дә мөмкин. Шәһәр үзәгендәгеләргә алдан язылып кына эләгеп була.

"Дәүләт хезмәтләрендә үз-үзеңне финанс операцияләрдән тыю сервисы ул мошенниклар кылырдай хокукка каршы гамәлләрне туктатуның мөһим механизмы. Дәүләт җинаятьчеләрнең мөмкинлекләрен максатчан киметә. Сервис гражданинның шәхси катнашлыгыннан башка кредитлар рәсмиләштерүне тыярга мөмкинлек бирә, бу онлайн мошенникларның халыкны төп башына утырту кебек җинаятьчел гамәлләренә аркылы суга", - дип белдерде БР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Тыюны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин – моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон имза белән имзаланган тиешле гариза бирергә кирәк. Моны «Госключ» кушымтасында бушлай эшләргә мөмкин. Кредит килешүләрен рәсмиләштерүгә үз-үзеңне тыю хезмәтеннән сылтама буенча файдаланырга мөмкин

Өстәп әйтик, гражданнарның иминлеген тәэмин итә торган онлайн-сервисларны үстерү Русия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләүче «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты максатларына туры килә.

 Фото: rb-str.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас