Милли проектлар
27 Апреля , 19:19

“Урман – геройларга иң яхшы һәйкәл”

Башкортстанда “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында “Геройлар урманы” утыртылды. 

https://gtrkrb.ruhttps://gtrkrb.ru
Фото:https://gtrkrb.ru

Башкортстанда “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында “Геройлар урманы” утыртылды. 

Нуриман районының Байгилде авылы янында ике гектарга якын мәйданда 8 мең нарат, юкә һәм корычагач утыртылды. Ватанны саклаучылар хөрмәтенә утыртылган агачлыкка “Геройлар урманы” дигән мактаулы исем бирелде. Урманчылар һәм волонтерлар белән бергә агач утыртуда Русия Федерациясе сенаторы Олег Голов, Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов, Башкортостан Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук Русия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре һәм чит ил дипломатик миссияләре башлыклары катнашты.

Ветераннарның катнашуы бәйрәмгә аерым бер абруй өстәде. Хәрби дан һәм тыл ярдәменең мөһимлеге турында махсус хәрби операциядә катнашучы, “Мультик” позывнойлы БПЛА операторы сөйләде. Акциянең мактаулы кунагы Советлар Союзы Герое Гайфетдин Аскинның улы Зинур Аскин булды. Ул, яшь үсентеләргә карап, бу вакыйгаларның тирән символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады.

– Урман – геройларга иң яхшы һәйкәл. Ул тере, ул үсә һәм, әтиләребез һәм улларыбыз истәлеге кебек, дистәләрчә еллар торачак, – диде Зинур Гайфетдин улы.

Яшь буынның тырышлыгы киләчәккә мөһим өлеш кертте. М.Х. Абдулов исемендәге мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр акциядә актив катнашты.

Әйткәндәй, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында оештырылды, диделәр республиканыңУрман хуҗалыгы министрлыгында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас