Милли проектлар
28 Апреля , 11:14

Ара ераклыгы сәбәп түгел

«Сәламәт яшәү рәвеше мәктәбе»ндә булдылар.

Ара ераклыгы сәбәп түгелАра ераклыгы сәбәп түгел
Ара ераклыгы сәбәп түгел

«Сәламәт яшәү рәвеше мәктәбе»ндә булдылар.

 

Башкортстан республикасының Чишмә үзәк район хастаханәсендә «Сәламәт яшәү рәвеше мәктәбе» эшли. Бу инициатива сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм профилактик чараларны үстерү аша халыкның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән. Бу эш Владмир Путин фәрманы буенча эшләүче «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында узды. Проектның төп максаты-профилактик медицина ярдәме күрсәтүне киңәйтү һәм халыкның киң катламнары арасында сәламәт яшәү рәвеше принципларын пропагандалау. Программа ярдәмендә гражданнар үз сәламәтлекләрен ныгыту, авыруларны кисәтү һәм актив гомерне озайту өчен кирәкле белемгә ия була алачак.

Мәктәп дәресләренә сәламәт яшәү рәвеше, йөрәк-кан тамырлары, онкология, шикәр чире авыруларын профилактикалау һәм аларның үсеш куркынычын киметү буенча тематик модульләр керә. Рациональ туклануга, физик активлыкка һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуга аерым игътибар бирелә. Чираттагы дәрес дистанцион рәвештә узды, аңа Чишмә районының Ярми һәм Бәрсүәнбаш авылларыннан катнашучылар кушылды.

Лекция «Инсульттан соңгы халәт, инсульт кичергән пациентларны тернәкләндерү» темасына багышланган иде.

Барлык теләүчеләр иртә реабилитациянең мөһимлеге, яңадан сәламәтлекне тергезү ысуллары һәм кан тамырларына зыянлы хәлләр, куркыныч факторларны контрольдә тоту турында белделәр. Дистанцион формат ерак торак пунктларда яшәүчеләрнең файдалы белемгә тигез дәрәҗәдә ирешү мөмкинлеген бирде. Бу чара халыкның сәламәтлеген саклау эшендә медицина һәм җәмәгатьчелек арасындагы элемтәне ныгытуда мөһим адым.

 

Фото: rodnikplus.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас