Милли проектлар
28 Апреля , 07:52

Агыйделдә ак пароходлар йөзә

Тансык күренеш бу безгә.  

Агыйделдә ак пароходлар йөзәАгыйделдә ак пароходлар йөзә
Агыйделдә ак пароходлар йөзә

Тансык күренеш бу безгә.

 

Уфага быел, елга хәрәкәте ачылганнан соң, 2026 елда беренче круиз теплоходы килде.

Бу «Зур су» вакытында Уфага килергә ниятләгән «Елга-диңгез» классындагы 20дән артык судноның беренчесе.

Бүген, 28 апрельдә, Уфаның Дуслык монументы янындагы причалга Түбән Новгородтан килгән «Виссарион Белинский» дүрт палубалы теплоходы килеп туктады. Ул Уфада 18.00 сәгатькә кадәр булачак. Бу «Зур су» вакытында Уфага килергә ниятләгән «Елга-диңгез»классындагы 20дән артык судноның беренчесе.

Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу сезонда төбәк 22 круиз судносын кабул итәчәк. Традиция буенча лайнерлар Уфа һәм Агыйдел причаллары янында Агыйдел елгасында су максималь дәрәҗәдә булганда — апрельдән июньгә кадәр тукталачак. Алар арасында – "Александр Пушкин», «Юрий Никулин», «Михаил Кутузов», «Россия», "Антон Чехов" һәм башкалар бар.

«Виссарион Белинский»дан соң тукталышлар графигы дәвам итәчәк: 1 майда 9 сәгатьтән 2 майда 18 сәгатькә кадәр Уфада дүрт палублы «Александр Пушкин», ә 3 майда 9 сәгатьтән 4 майда 19 сәгатькә кадәр «Россия» теплоходы торачак.

7 майда Агыйдел ярына «Александр Бенуа» (9дан 19 сәгатькә кадәр) һәм «Бөек Русь» (8 майда 8дән 19 сәгатькә кадәр) киләчәк.

9 майда 10.30 сәгатьтән 10 майда 21 сәгатькә кадәр Уфада «Антон Чехов» теплоходы булачак.

2025 елда круиз лайнерлары Уфага 4 меңгә якын турист алып килгән. БР эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгында быел туристлар агымы ким дигәндә шул ук дәрәҗәдә сакланыр дип көтәләр . Агыйделдә ак пароходларның бу матур йөзеше республиканың туризм юнәлешен үстерүгә юл алган, “ Башкортстанда эчке һәм тышкы туризмны үстерү” илкүләм проекты кысаларында каралган эшләрнең берсе

Фото: Олег Яровиков | ИА Башинформ.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас