Милли проектлар
27 Апреля , 05:53

Фәнгә кызыксыну мәктәптән башлана

Уфада укучылар Интеллектуаль геномика үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү чараларына йөри.

http://ufaras.ruhttp://ufaras.ru
Фото:http://ufaras.ru

Уфада укучылар Интеллектуаль геномика үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү чараларына йөри.

Башкортстанның һәм якын төбәкләрнең югары сыйныф укучылары даими рәвештә Уфадагы вузара кампусының Геном үзәге мәйданчыгындагы Интеллектуаль геномика үзәгенә экскурсияләргә һәм һөнәри юнәлеш бирү дәресләренә киләләр. Алар биредә реаль лабораторияләрне күрә, галимнәргә сораулар бирә ала, гади һәм хәвефсез лаборатор алымнарны үзләштерергә тырыша.

Уфадагы Геном үзәге – ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Яшьләр һәм балалар” милли проектының “Заманча кампуслар челтәрен булдыру” федераль проекты кысаларында төзелә торган вузара студентлар кампусының икенче чираттагы объектларының берсе.

Танышу программасына экскурсияләр, заманча корылмаларның эшен күрсәтү, мини-остаханәләр, галимнәр белән сөйләшүләр, терлекчелектә геном технологияләрен куллануның практик мисаллары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен стажировкалар, олимпиадалар һәм практика мөмкинлекләре турында мәгълүмат кертелгән.

– Без укучыларга геном технологияләренең терлекчелекне ничек үзгәртүен күрсәтәбез. Бу балаларга фәндәге карьераның азык-төлек иминлегенә йогынты ясау өчен реаль мөмкинлек булуын аңларга ярдәм итә, – ди Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Биохимия һәм генетика институтының терлекчелектә геном һәм геномнан соңгы технологияләр лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Зилә Вершинина.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас