

2026 ел башыннан Башкортстан 60 тоннадан артык бал экспортлады, дип хәбәр иттеләр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Күптән түгел Уфадан Сербиягә 20 тоннадан артык башкорт балының чираттагы партиясе җибәрелде.
200 литрлы савытларга тутырылган чәчәкле балның өч партиясе РФ дәүләт чигендә күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелде.
"2025 елда Башкортстан 103,7 тонна бал экспортлады. Бу 2024 елга караганда дүрт тапкырга диярлек күбрәк. Гомумән алганда, хуҗалыкларда бал җитештерү узган сезонда 5,6 мең тоннадан артып китте. Бу узган елга карата 112,2%", - дип билгеләп үттеләр Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты буенча республика АПКсына 2030 елга авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә җибәрү күләмен 2021 ел дәрәҗәсенә карата 1,5-2 мәртәбә арттырырга кирәк. Милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.