

Уфада «Родина»кинотеатры артындагы скверны 44,8 млн. сумлык чыгымнар тотып төзекләндерәчәкләр. Бу хакта Уфа шәһәр дизайны үзәге хәбәр итә.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Яшәү өчен уңайлы мохит” милли проекты кысаларында биредә тротуарларны төзекләндерү, яктырту, агачлар һәм үләннәр утырту һ.б. эшләр башкарылачак. Моннан тыш, фонтанны ремонтлаячаклар һәм һәйкәлне реставрацияләячәкләр.
Эшләрне рекордлы срокта – контракт төзелгәннән соң 45 көн эчендә башкарырга исәп тоталар.
ФОТО: УФА АДМИНИСТРАЦИЯСЕ / СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР