Милли проектлар
22 Апреля , 12:44

Юллар төзекләнә

Башкортстанда 2026 елда «Яшәү өчен уңайлы инфраструктура» милли проекты кысаларында Бәләбәйгә илтүче юлны ремонтлаячаклар.

Юллар төзекләнәЮллар төзекләнә
Юллар төзекләнә

Башкортстанда 2026 елда «Яшәү өчен уңайлы инфраструктура» милли проекты кысаларында Бәләбәйгә илтүче юлны ремонтлаячаклар. Юлчылар Аксеново-Аксаково-Бәләбәй юнәлешендәге 3,5 км озынлыктагы участокта асфальт-бетон өслекне яңартачаклар. Эшләр Бәләбәй районында башкарылачак.

– Бу юнәлеш Бәләбәй һәм Әлшәй районнарында яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итә. Аларда 130 меңгә якын кеше яши. Бу юлдан зур булмаган авыллар халкы административ үзәккә - Бәләбәй шәһәренә барып җитә ала. Ул шулай ук үзенең борынгы архитектурасы, тарихи биналары, храмнары һәм дини корылмалары белән туристларны җәлеп итә. Бу юлда тәүлегенә 4,5 меңнән артык автомобиль йөри, – дип сөйләде Башкортостан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Юлның әлеге участогындагы барлык эшләрне 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, быел Башкортстанда " Яшәү өчен уңайлы инфраструктура милли проекты буенча 200 км юл һәм 15 күпер ремонтланачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас