Милли проектлар
22 Апреля , 08:54

Алар сынатмас!

«Планета СПОРТ» физкультура-савыктыру комплексы базасында хәрби-спорт бәйрәме «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды.

Алар сынатмас!Алар сынатмас!
Алар сынатмас!

«Русия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстан Республикасының Тәтешле районында «Планета СПОРТ» физкультура-савыктыру комплексы базасында хәрби-спорт бәйрәме «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды. Булачак Ватанны саклаучылар үзләренең гамәли күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Калашников автоматын тиз һәм төгәл сүтеп-җыю, төгәл ату, ГТО нормативларын тапшыру буенча көч сынашты алар. Балалар физик әзерлекләрен һәм хәрби осталыкларын күрсәтеп, һәр сынауга энтузиазм һәм җитди әзерлек белән килделәр. Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Гали Чокрый исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучыларын Бөтенрусия десанты сафларына багышлау тантанасы бәйрәмнең үзенчәлекле мизгеле булды .

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас