Милли проектлар
21 Апреля , 05:49

СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА

20–26 апрель көннәрендә Русиядә, 24 апрельдә Бөтендөнья иммунизация атналыгы хөрмәтенә, иммунопрофилактиканың мөһимлегенә багышланган атналык уза.

СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДАСӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА
СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА

20 – 26 апрель көннәрендә Русиядә, 24 апрельдә Бөтендөнья иммунизация атналыгы хөрмәтенә, иммунопрофилактиканың мөһимлегенә багышланган атналык уза.

Вакциналау – медицинаның иң бөек казанышларының берсе. Йогышлы авырулар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз ысулы. Вакциналау нәтиҗәсендә табигый чәчәк авыруы бетерлде, полиомиелит очраклары нык кимеде, кызамык һәм дифтерия белән авыручылар саны кискен кими. Халыкны вакциналау киң кулланылыш алганда (85-95%) инфекция таралуны туктата. Шулай итеп, коллектив иммунитет прививка ясатып булмый торган: яңа туган сабыйларны, иммунодефициты авыр булган, вакцина компонентларына аллергиясе булган кешеләрне яклый. Вакциналарның иминлеге күп баскычлы эшләү системасы, җитештерүнең катгый стандартлары, базарга чыкканнан соң даими мониторинг, транспортлау һәм саклауның регламентланган шартлары белән тәэмин ителә.

Иммунопрофилактика гомер буе үткәрелә. Балаларга «Илкүләм прививкалар календаре» кысаларында прививка ясала.

Шулай ук эпидемиологик күрсәткечләр буенча профилактик прививкаларның Илкүләм календаре бар. Вакциналау билгеле бер һөнәр ияләрен (медицина хезмәткәрләре, терлекчеләр), сәяхәтчеләрне авыр инфекцияләрдән саклый.

Өлкән яшьтәге (65 яшь һәм аннан өлкәнрәк) кешеләрне гриппка һәм пневмококк инфекциясенә каршы даими вакциналау инфекцияләрнең йөрәк-кан тамырлары катлауланулары (аерым алганда, кискен миокард инфаркты) куркынычын һәм, нәтиҗәдә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын киметә. Россиядә «йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турында» Федераль закон кабул ителде, анда сәламәтлекне саклау, кешеләрнең санитар-эпидемиологик иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатларында гамәлгә ашырыла торган йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең хокукый нигезләре билгеләнгән.

Мондый чаралар “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында үтәлә.

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас