

Безнең бәпкәләр ул җирләрне яратырмы?
Башкортстаннан Казахстанга каз, үрдәк, тавык йомыркалары озатылды. Ел башыннан күршеләргә 2,5 млн инкубатор йомыркасы экспортланган. Бу хакта Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
2026 елның 12 гыйнварыннан 17 апреленә кадәр төбәкнең кошчылык предприятиеләре тарафыннан Казахстанга экспорт өчен әзерләнгән 2,5 млн данәдән артык тавык, үрдәк һәм каз инкубатор йомыркасы тикшерү үткән. Ел башыннан барлыгы 73 экспорт партиясе шулай тикшерелгән. Мәсәлән, «Башкорстан бройлерлары» җаваплылыгы чикләнгән оешма 2,44 млн йомырка экспортлаган, «Благовар» кошчылык фабрикасы — 67,2 мең.
"Республикада терлекләрдә очрый торган йогышлы һәм инвазион авырулар юк. Инкубатор йомыркаларының барлык партияләренә дә Таможня берлегенең ветеринария сертификатлары бирелде", – дип өстәделәр күзәтчелек ведомствосында.
Бу эшчәнлек «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты -2030 мондый товарлар экспортын, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган кадәр үсешен тәэмин итү.