

Медицина учреждениесе көн саен 150 пациент кабул итә ала.
Физиотерапия кабинетына дүрт заманча аппарат: терәк-хәрәкәт аппараты, буыннар, умыртка сөяге, нерв системасы һәм ЛОР-органнар авыруларын дәвалау өчен медицина җиһазлары кайтты.
Амбулатория мөдире Рамил Рәхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзер аларның пациентлары яхшырак дәвалана алачак.
«Бу чыннан да мөһим һәм кирәкле табыш, ул күпләргә ерак сәфәрләрдән башка сәламәтлекләрен кайтарырга ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады Рамил Зариф улы һәм һәр аппарат һәм аларның үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.
Чираттагы медицина җиһазларын табиблык амбулаториясе коллективына авылның социаль инфраструктурасына ярдәм итү буенча системалы эш кысаларында «Бурибай тау-баету комбинаты» АҖ генераль директоры Рөстәм Аблаев тапшырды. "Районның сәламәтлек саклау системасына ярдәм итү комбинатта өстенлекле социаль программаларның берсе булып кала. Төп максат – хезмәткәрләребез, ветераннарыбыз, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук Бүрибайда яшәүчеләрнең барысы да, районнан читкә чыкмыйча, сыйфатлы медицина ярдәмен бушлай алсыннар», - дидетҗитәкче табиблар белән очрашуда.
Ил башлыгы В.Путин фәрманы буенча эшләүче “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында яңартылган Бурибай табиблык амбулаториясе 2022 елның ноябрендә ачылган иде. Бурибай тау-металлургия комбинаты хисабына биредә ике мең квадрат метрдан артык мәйданда капиталь ремонт ясалган. Бүген медицина учреждениесе көн саен 150 пациент кабул итә ала. Амбулаториядә педиатр, терапевт, гомуми практика табибы, стоматолог, ашыгыч ярдәм станциясе һ. б. эшли.