Милли проектлар
17 Апреля , 10:55

Юл төзекләндерү эшләре башланды

Башкортстан юлчылары юлларны төп ремонтлауга кереште.

Юл төзекләндерү эшләре башландыЮл төзекләндерү эшләре башланды
Юл төзекләндерү эшләре башланды

Башкортстан юлчылары юлларны төп ремонтлауга кереште, дип хәбәр иттеләр БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Республиканың Кушнаренко районында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә Иске Тукмаклы – Мәмәк юлын ремонтлау башланды. Мәмәк авылы янындагы 3,2 километр озынлыктагы участокта юлчылар иске өслекне фрезерлаганнар һәм тигезләүче катлам ясарга керешкәннәр. Шуннан соң алар асфальт-бетон өслекне яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар, ә аннары билгеләр ясаячаклар. Иске Тукмаклы – Мәмәк юлы Кушнаренко районының якынча 2,5 мең кеше яшәгән авылларында яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итә. Бу юлдан алар р-240 федераль трассасына, М-12 «Восток»ка керү юлына чыга алалар. Аның буенча шулай ук Уфага да барып җитәргә мөмкин. Әлеге юл участогын ремонтлау 2026 ел ахырына кадәр тәмамланачак.

 2026 елда шулай ук Толбазы — Красноусол юлының 7,5 чакрымы ремонтланачак. Быел «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча барлыгы 1900 погон метр озынлыктагы 200 чакрым юл һәм 15 күпер норматив хәлгә китереләчәк.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас