

Кая табамы?
Башкортстан тавыклары Таҗикстанга «очты».
Башкортстан кошчылары ит продукциясен экспортлау географиясен һәм күләмнәрен киңәйтә, дип белдерделәр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә. Кичә Россельхознадзор хезмәткәрләре Иглин районының Турбаслы авылы кошчылык фабрикасы тарафыннан Таҗикстанга экспорт өчен әзерләнгән 20 тонна туңдырылган бройлер тавык итен тикшерде.
Ел башыннан бирле Таҗикстанга 78 тонна туңдырылган тавык итенең дүрт партиясе экспортланган. "Продукция җитештерүче экспорт сертификациясен узды һәм „Цербер“ФГИС экспортерлар реестрына кертелде. 2026 ел башыннан Башкортстан предприятиесе чит илләргә 500 тоннага якын туңдырылган бройлер тавык ите саткан. Шуның 59 тоннасы Әзербайҗанга, 326 тоннасы Үзбәкстанга", - дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкәрлек» проекты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Аның максаты-2030 елга мондый товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаганча үсешен тәэмин итү.