

Беларусь, Германия, Казахстан һәм Кыргызстанга безнең орлык кирәк.
Башкортстанның орлык җитештерү предприятиеләре авыл хуҗалыгы өчен мөһим бу чималны экспортлауны ике тапкырга диярлек арттырды. Бу хакта Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
2026 ел башыннан Башкортстанның орлык җитештерү хуҗалыклары тарафыннан ЕС һәм ЕАЭС илләренә озату өчен әзерләнгән бөртекле һәм азык культуралары орлыкларының 42 партиясе тикшерелгән һәм рәсмиләштереп әзерлләп куелган.
Беларусь, Германия, Казахстан һәм Кыргызстанга бу вакыт эчендә 800,8 тонна вика, донник, эспарцет, люпин, люцерна, бодай, фацелий, шулай ук чәчү өчен арпа экспортланган. "Экспертиза нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан озатылучы барлык орлыклар импортер илләрнең карантин фитосанитар таләпләренә туры килә», – дип билгеләделәр Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә.
Чагыштырып арасак, 2025 елның шул ук чорында Башкортстаннан Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстанга 444 тонна авыл хуҗалыгы культуралары орлыгы сатылган. Бу эшләр Ил президенты Владимир Путинның фәрманы буенча гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында үтәлә. Аның максаты мондый товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаганча үсешен тәэмин итү.